Казан шәһәрендә муниципаль, дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының, Казан шәһәре думасының халык белән очрашулары уза.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром 12 нче Чуйков сайлау округында гражданнар җыеннарында катнашты.
Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр думасы депутатлары, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләре вәкилләре 2020 ел өчен социаль программаларны гамәлгә ашыру һәм эш нәтиҗәләре турында шәһәр халкына хисап җиткерде.