«Тарифларны җайга салу һәм ТКХ предприятиеләре белән идарә итү өлкәсендә дәүләт сәясәте» россиякүләм гамәли семинары

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

2021 елның 24-26 мартында Мәскәүдә «Тарифларны җайга салу һәм ТКХ предприятиеләре белән идарә итү өлкәсендә дәүләт сәясәте» дигән россиякүләм гамәли семинар булачак.

Семинарның бурычлары һәм үзенчәлекләре:

- ТКХ тармагы предприятиеләре эшчәнлеген регламентлаштыручы кайбер яңа закон проектларын гамәли өйрәнү;

- закон чыгару базасына планлаштырылган яңалыклар турында фикер алышу;

- күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен бизнес-чишелешләрне планлаштыру һәм эзләү;

- гамәли сессияләрдә катнашу юлы белән Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу;

- бәхәсле бизнес-бурычларны чишелеш юлларын табу мөмкинлеге;

- тармак профессионалларының квалификациясен күтәрү.

Чыгыш ясауга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре һәм тармакның эксперт-практикасы экспертлары чакырылачак. 

  Семинар турында тулырак мәгълүматларны һәм чара программасын: «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталыннан алырга мөмкин:

http://upravlenie-gkh.ru/meropriyatiya/meropriyatie-detalno.php?ID=15973

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International