Татарстан Республикасы Дәүләт Советында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарны һәм хокук куллану практикасын мониторинглау буенча эшче төркем утырышы булды.
Утырышта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе А.К.Хамаев, ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе А.В.Тыгин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Н.М.Атласов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы И.Г.Ганиев катнашты.
«Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә инвестиция программаларын законнар белән җайга салу проблемалары турында» темасына доклад белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова чыгыш ясады.