Газ һәм электр энергиясенә тарифлар

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 2020 елның декабренә карата үсешсез, бер куб метры өчен 5,89 сум тәшкил итәчәк. Июль аеннан үсеш 3% дәрәҗәсендә фаразлана.

         2021 елга халык өчен электр энергиясенә соңгы тариф 4,6% артачак.

        Шулай ук республикада шәһәр торак пунктларында электр плитәләре булган йортларда яшәүче халык өчен электр энергиясенә тарифлар буенча кимү коэффициенты 0,7 дән 0,72 кадәр арттырылды. Шуңа бәйле рәвештә кулланучыларның күрсәтелгән категориясе өчен тариф үсеше 7,3% тәшкил итәчәк (2,75 сум/кВт*сәг башлап 2,95 сум/кВт*сәг кадәр).

Күрсәтелә торган барлык хезмәт төрләренә тарифлар турында тулырак: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-dlya-naseleniya-5009089.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International