Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты искәртеп уза: җылылык белән тәэмин итү схемалары ел саен актуальләштерелергә тиеш. Бу «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы Федераль закон таләбендә каралган.
Җылылык белән тәэмин итү схемаларына таләпләр һәм аларны актуальләштерү тәртибе Россия Федерациясе хөкүмәтенең 22.02.2012 ел, №154 карары белән расланган.
Җылылык белән тәэмин итү турындагы законнар таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында административ җаваплылык каралган.
Җентеклерәк: https://kt.tatarstan.ru/informatsionnie-pisma-115783.htm?pub_id=2656158