Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
(Югары Ослан МР: “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Карсар” ҖЧҖ).
2. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан хәл ителә торган шәһәр яны маршрутларында һәм Зеленодол – Вязовые кичүендә тиз йөрешле һәм сукуышлы елга транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.