Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев җитәкчелегендә 2021 елда беренче тапкыр эшче штабның видеоконференция режимында утырышы булды.
Утырышта каралган мәсьәләләр:
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны дәүләти җайга салу;
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә 2020 елга түләүләр җыю проблемалары һәм 2021 елга тәкъдимнәр;
- 2020 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар;
- Ютазы һәм Чүпрәле муниципаль районнарының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында хисап.