Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышына журналистларны аккредитацияләү

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнашында «2020 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышын яктыртуда катнашырга чакырабыз.

Утырыш 2021 елның 18 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узачак.

            Журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 28.06.2009 ел, №168 боерыгында бәян ителгән. Аның белән сайтта танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/akkreditatsiya.htm.

            Кирәкле мәгълүматларны 2021 елның 15 гыйнварында 12.00 сәгатькә кадәр  GF.Hayrutdinova@tatar.ru электрон почтасына җибәрүегез сорала.

            Исегезгә төшерәбез, коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә, үзегез белән шәхси саклану чаралары (битлек һәм перчаткалар) булдыру зарур.

            Элемтә өчен телефон: (843) 221-82-34, матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International