Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларга

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 30.12.20 ел, № В/116709/20 хаты нигезендә, инфраструктура объектлары турында мәгълүматны актуальләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) адресына оешмаларның җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм агып җыела торган суларны чистарту өлкәләрендә җайга салынулы инфраструктура объектлары буенча мәгълүматны БДАМС системасы буенча тапшыру турында рәсми мөрәҗәгать алынды, ә атап әйткәндә:

  1. «Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның инфраструктура объектлары реестры «REESTR.HEAT.SOURSE.2021».
  2. «Су белән тәэмин итү өлкәсендә оешмаларның инфраструктура объектлары реестры «REESTR.VSNA.SOURSE.2021».
  3. «Ташландык су агызу һәм агынты суларны чистарту өлкәсендә оешмаларның инфраструктура объектлары реестры «REESTR.VOTV.SOURSE.2021».

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, сезгә шаблоннар тутырырга һәм 2021 елның 19 гыйнварына кадәр аларны Дәүләт комитетына электрон рәвештә түбәндәге электрон адресларга җибәрергә кирәк:

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсе  – Chulpan.Hafizova@tatar.ru;

- су белән тәэмин итү, ташландык су агызу һәм агынты суларны чистарту өлкәсе –  Natalya.Kamynskaya@tatar.ru.

Шаблоннарны тутырганда шаблоннар составындагы "Инструкция"гә таянып эш итәргә кирәк.

Шаблоннарны җибәрер алдыннан күрсәтелгән шаблоннарның «Тикшерү» битендә хаталарның булмавына махсус игътибар бирергә кирәк.

Күрсәтелгән формалар белән Дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин

http://kt.tatarstan.ru (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты> Документлар> БМАС> БМАС шаблоннары> БМАС (МФХ) шаблоннары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International