27 мартта ТР Дәүләт советында “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Экспертлар советы белән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы тариф сәясәте һәм ЖКХ һәм энергияне сак тоту өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүгә мониторинг буенча эш төркеменең уртак утырышы булып узды. Утырыш, күп фатирлы йортларда йортның гомуми ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләүне киметү максатыннан чыгып, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм кулланучылар арасында килешүле мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләләренә багышлап үткәрелде.
Совет җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Хәйруллин, совет утырышын ачып, экспертлар мәйданчыгындагы сөйләшү максаты – ЖКХ өлкәсендәге вәзгыятьне анализлау һәм җыелган проблемаларны хәл итү турында фикер алышу, дип белдерде. “Хакимиятнең барлык тармаклары әлеге проблемалардан интегүче гражданнарыбызның саны кимүгә омтылырга тиеш”, – диде ул.
“Азино-1” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Вячеслав Шелуханов ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм халык белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның фикеренчә, ЖКХ өлкәсендә төп бәла – кулланучылар белән энергетика, җылылык ресурсларын, башка ресурсларны җибәрүчеләр арасында, халык белән түләүле коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр арасында мөнәсәбәтләрне җайга салырдай тотрыклы хокукый базаның булмавы.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова үзенең чыгышында соңгы елларда федераль үзәкнең тарифлар хасил итү вәкаләтләрен үзенә артык күп алу белән мавыгуына борчылу хисе белдерде. Аның фикеренчә, федераль Хөкүмәт карарлары төбәкләрнең объектив аермаларын исәпкә алмый. Шул ук вакытта хәзерге вакытта күп кенә норматив актлар кабул ителмәгән. Бу хәл күптән түгел генә кабул ителгән федераль законнарны тулысынча тормышка ашыру мөмкинлеге бирми.
Утырышта шулай ук республиканың профильле министрлыклары, Казан башкарма комитеты, ТР Иҗтимагый палатасы, “Генерирлау компаниясе” ААҖ, Казан җылылык челтәре компаниясе ААҖ, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең идарәче компанияләре, Казанның йортлар комитетлары ассоциацияләре вәкилләре чыгышлар ясады.