О необходимости обеспечения освоения плановых средств по элементам затрат согласно утверждённым показателям при установлении тарифов

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу турында законнарны тайпылышсыз үтәү максатында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үзенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген башкаруның җайга салу чоры дәвамында түбәндәгеләрнең кирәклеге турында хәбәр итә:

- тарифлар билгеләгәндә расланган күрсәткечләр нигезендә чыгым элементлары буенча план акчаларының, алга таба хисап рәвешләрен тәгаен тутырып, расланган күрсәткечләргә туры килүен тәэмин итәргә;

- эшчәнлек программасында каралган план күрсәткечләреннән (чыгымнар калькуляциясендә) факттагы күрсәткечләрне объектив тайпылдыру кирәк булганда, тайпылыш ачыкланган вакыттан башлап 30 календарь көне эчендә, кертелә торган үзгәрешләрнең хокуклы булуын нигезли торган документларны (оешманың локаль актлары) тапшырып, Дәүләт комитетына мәгълүмат җиткерергә.

Хисап чорында тискәре финанс нәтиҗәсе формалашкан очракта, Сезгә Дәүләт комитетына «энергия ресурслары», «хезмәт өчен түләү чыгымнары» һәм «социаль ихтыяҗларга түләүләр» статьялары буенча исәп-хисаплар өчен чыганаклар турында аңлатма язуын тапшырырга кирәк.

 

Мәгълүмат хаты: 17.12.2020 № ЛХ-27/6561/2020.  https://kt.tatarstan.ru/informatsionnie-pisma-97766.htm?pub_id=2630722

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International