Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 22 марты, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында “Мамадыш АТП” ААҖ һәм “Транспорт” ҖЧҖ тарафыннан гомуми файдаланудагы шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

2. “Транспорт электр җиһазлары заводы” җитештерү компаниясе” ЯАҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру (егәрлекне арттыру) өчен түләүне билгеләү турында.

3. “2013 елга Татарстан Республикасында торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүнең төбәк стандартлары турында” 28 ноябрь, 2012 ел, №10-31/жкх Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International