Салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү), җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында

2013 елның 22 марты, җомга

“Салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү), җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында”

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу срокларын тайпылышсыз үтәү зарурилыгын искә төшерә:

су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә:

1) 2012 ел өчен мәгълүмат еллык бухгалтерия балансын салым органнарына җибәргәннән соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча;

2) үзәкләштерелгән салкын су, кайнар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташуның техник мөмкинлеге булу (булмау) турында мәгълүмат, шулай ук 2013 елның 1 кварталында тоташу турында заявкаларны теркәү һәм аларны хәл итүнең барышы турында мәгълүмат 2013 елның 1 кварталы беткәннән соң 30 календарь көне эчендә ачылырга тиеш;

3) оешма Дәүләт комитетына салкын су, кайнар су белән тәэмин итү ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны билгеләү турында гариза тапшырганнан соң 10 календарь көне эчендә ачылырга тиеш:

– җайга салынулы товарлар җитештерү һәм (яки) җайга салынулы оешма тарафыннан җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле товарларны сатып алу ысуллары, бәясе һәм  күләмнәре турында  мәгълүматлар (җайга салынулы оешмада сатып алу кагыйдәләрен (сатып алулар турында нигезләмә) җайга салучы хокукый актлар, җайга салынулы оешма тарафыннан сатып алулар турында нигезләмәне урнаштыру урыны турында, шулай ук конкурс процедураларын планлаштыру һәм аларны үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүматлардан торырга тиеш);

– чираттагы җайга салу чорына салкын, кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны билгеләү турында җайга салынулы оешма тәкъдиме турында мәгълүмат, шул исәптән билгеләнгән тәртиптә расланган инвестицион программалар күчермәләре (инвестицион программалар проектлары).

җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәсендә:

1) 2012 елга мәгълүмат еллык бухгалтерия балансын салым органнарына җибәргәннән соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча ачыла;

2) җайга салынулы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүне алуның техник мөмкинлеге булу (булмау) турында мәгълүмат, шулай ук 2013 елның 1 кварталында җылылык белән тәэмин итү системасына тоташу турында заявкаларны теркәү һәм аларны хәл итүнең барышы турында мәгълүмат 2013 елның 1 кварталы беткәннән соң 30 календарь көне эчендә ачылырга тиеш.

каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәсендә:

1) 2012 ел өчен мәгълүмат еллык бухгалтерия балансын салым органнарына җибәргәннән соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча ачыла.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының1 бүлегендәге 19.8.1 статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу һәм аны тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу, табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын бозуны кертеп, вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Җайга салынулы оешмаларга мәгълүмати хат

“Салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәләрендә халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматларны ачу формаларын раслау турында” 15.02.2012 ел, №140 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы;

“Җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматларны ачу формаларын раслау турында” 15.02.2012 ел, №141 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы

Мәгълүмат ачу формалары

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International