Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча эшче штабның атналык утырышы булды.
Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары, «Татэнергосбыт» АҖ, МКФХнең Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе, шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, «Гринта» ҖЧҖ, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторлары вәкилләре катнашты.
«Татэнергосбыт» АҖ ТКХ өчен түләү бүлеге башлыгы Владимир Герасимов каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәт өчен түләүләрнең җыелуы турында хәбәр итте.
«Халык контроле» системасы аша Казан шәһәрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкиле хисап тотты. 2020 елның 8 декабренә гражданнарның 68 хәбәре басылып чыккан, хәзерге вакытта эшкә алынган хәбәрләрнең төп өлеше Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына карый (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе – 4 хәбәр, Совет районы администрациясе – 3, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе – 1).
Лицензиясез полигоннар эшчәнлеген туктатып тору һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү алу турында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең дәүләт экологик экспертиза һәм рөхсәт эшчәнлеге төбәкара бүлеге башлыгы Елена Попова чыгыш ясады.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап бирде, ул Көнчыгыш полигонга муниципаль районнардан башка морфологияле калдыклар ташыла башлавы турында сөйләде, алар арасында чери торган органика күбрәк, дип проблемага күрсәтте. «Безнең яктан күп нәрсә эшләнә, аерым җыю кертәбез, полигоннар төзибез, чүплекләрне рекультивациялибез, ә безгә чери торган чүп-чар китерәләр», – дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.
«Гринта» ҖЧҖ һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторлары 2020 елның 10 аенда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тотты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова дифференциацияләнгән тариф билгеләргә мөмкин, дип аңлатты. «Без, җайга салучы буларак, чүпнең аерым җыелуын исәпкә алып, сортларга аерылган һәм сортларга аерылмаган чүпкә дифференциацияләнгән тариф билгели алабыз, законнарда мондый мөмкинлек бар, әмма моның өчен чыгымнарны тулысынча исәпкә алырга, керемнәрне һәм күләмнәрне тулысынча исәпкә алырга кирәк. Төбәк операторлары өчен инде бүген үк Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан икенчел чималдан кергән табыш төбәк операторлар карамагында кала дигән карар кабул ителгән. Бер яктан, халык үзе сортларга аера икән, без алар өчен этәргеч ясарлык чаралар ясый алабыз, бу арзанрак булырга тиеш. Икенче яктан, төбәк операторларына этәргеч бирелә, күбрәк сортларга аерылган саен, аның карамагында калачак табыш та күбрәк булачак», – диде Лилия Борисова.
Азактан ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин чыгыш ясады, ул ике төбәк операторының икътисад структурасы кардиналь рәвештә төрле, дип билгеләп үтте. «Әгәр без хәзер актуальләштерү турында сөйләшәбез икән, әйдәгез, сызык үткәрик, ләкин ул комплекслы рәвештә башкарылырга тиеш. Проблемалар бик күп, аларны тиз арада хәл итәргә кирәк, бу монда булган барлык аудиториягә кагыла. Без кушылырга әзер», – дип өстәде Александр Тыгин.