Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде.
Коррупция – ул катлаулы социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш, ул, нинди үсеш дәрәҗәсендә булуына карамастан, теге яки бу дәрәҗәдә барлык илләргә дә кагыла. Ул җәмгыятьнең икътисадый үсешен акрынайта һәм дәүләт нигезләрен какшата. Бер генә ил дә, бер генә төбәк тә, бер генә җәмгыять тә коррупциягә каршы иммунитетка ия түгел.
Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 11 апрелендәге 226 номерлы Указы белән 2014-2015 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планы расланган. Илкүләм план чаралары Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшне оештыру нигезләрен камилләштерүгә; коррупциягә каршы тору өлкәсендә закон актларын һәм идарә карарларын үтәүне тәэмин итүгә, гражданнарны коррупциягә каршы агартуны активлаштыруга; «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13.3 статьясы һәм оешмалар бурычларын коррупциягә каршы кисәтү буенча чаралар күрүгә кагылышлы һәм юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү өчен җаваплылыкны күздә тоткан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.28 статьясы таләпләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.
Безнең республика өчен коррупциягә каршы профилактика аерым әһәмияткә ия, чөнки хәзерге Татарстан икътисадта югары үсеш темпларына ирешүгә, производствоның алга таба үсешенә һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә максат тота.