Дәүләт-шәхси партнерлык буенча IV тармак форумы узды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

8 декабрьдә онлайн-форматта Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы тарафыннан уздырыла торган, ДШП Милли үзәге ярдәмендә, дәүләт-шәхси партнерлык буенча IV тармак форумы үтте.

Форум эшендә «Тарифларны җайга салу шартларында концессия килешүләре» темасына чыгыш белән Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашты.

Үз чыгышында ул конкурс документларын әзерләү процедураларында башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлек итү тәртибе, концессия килешүләрен төзегәндә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре, конкурс документациясенә кертү өчен тарифларны җайга салуның озак сроклы параметрларын формалаштыру тәртибе һәм аларны җайга салу органнарында килештерү тәртибе белән бәйле мәсьәләләргә тукталды.

Дәүләт комитеты тарафыннан бирелгән вәкаләтләр кысаларында концессионер эшчәнлеген җайга салуның конкурс критерийлары буларак билгеләнә торган озак сроклы параметрлары килештерелә.

«Концессия килешүләрен эшләүгә карата уңай динамиканы билгеләп үтәргә кирәк. Бүгенге көндә концессия килешүләре төзү буенча проблемалар булган һәр муниципаль районда диярлек МБ вәкиллекле органы тарафыннан коммуналь инфраструктура объектларын концессия килешүләре аша ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар карамагына тапшыру сроклары төгәл күрсәтелгән», - дип йомгак ясады үз докладында Лариса Хәбибуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International