Электр челтәрләре оешмалары җитәкчеләренә һәм электр энергиясен һәм егәрлекләрен күпләп сату субъектларына!

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты игътибарыгызга шуны җиткерә: 2014 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүләрнең җыелма фараз балансын формалаштыру максатыннан чыгып, 2013 елның 1 апреленә кадәр Дәүләт комитетына Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 12.04.2012 ел, №53-э/1 боерыгы белән расланган  Россия Федерациясе субъектлары буенча Россиянең бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүләрнең җыелма фараз балансын формалаштыру тәртибе нигезендә, Бердәм мәгълүмати-аналитик система (ЕИАС) шаблоннарында  һәм кәгазьдә, тутырылган форма җибәрергә кирәк.

Челтәр компаниясенең электр энергиясенең (егәрлек) технологик чыгымы – электр челтәрләрендә югалтулар буенча тәкъдимнәре электр энергиясен үзе куллануны исәпкә алмыйча тутырылырга (фәкать кулланучылар (субабонентлар) буенча гына) тиеш.

Моннан тыш Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 06.08.2004 ел, №20-э/2 боерыгы белән расланган Ваклап сату (куллану) базарында электр (җылылык) энергиясенә җайга салынулы тарифларны һәм бәяләрне исәпләү буенча методик күрсәтмәләрнең П1.3. – П 1.6., П 2.1. – П 2.2. таблицаларын, ике вариантта – үзе кулланудан чыгып һәм электр энергиясен кулланучылар (субабонентлар) буенча аерым, тапшырырга кирәк.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк: 2013 елга катнаш челтәр оешмаларының П1.3. – П 1.6., П 2.1. – П 2.2. таблицаларын карап тикшергәндә, челтәр оешмалары тарафыннан  әлеге формаларның дөрес тутырылмаулары ачыкланды.

2014 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүләрнең җыелма фараз балансын объектив төстә формалаштыру, шулай ук электр энергиясен тапшыру буенча хезмәт күрсәтүләргә тиешле баланска китерелгән котел һәм индивидуаль тарифларны формалаштыру максатыннан чыгып, тапшырыла торган барлык формалар “Челтәр компаниясе” ААҖ белән, ә П.1.6 таблица электр энергиясен гарантияле җибәрүче – “Татэнергосбыт” ААҖ белән килештерелгән булырга тиеш.

Шаблоннар www.eias.ru  сайтында “Шаблоннар”- “Электр энергиясенең (егәрлек) фараз балансы” бүлегендә урнаштырылган:

– Форма 3.1 “Челтәр компаниясенең 2014 елга электр энергиясенең (егәрлек) технологик чыгымы буенча тәкъдимнәре FORM3.1.2014

– Форма 3 “ОРЭМда катнашучыларның 2014 елга электр энергиясен һәм егәрлеген сатып алуга тәкъдимнәре FORM3.2014;

– Форма 4 “Электр станциясенең – 2014 елга электр энергиясен (егәрлек) күпләп һәм ваклап сату базарына җибәрүченең электр энергиясе һәм егәрлеге балансы FORM4.2014.

Әлеге формаларны тапшырмаган очракта Сезнең оешма 2014 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүләрнең җыелма фараз балансына (ул 2014 елга Россия ФСТ һәм тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары  билгели торган электр энергиясенә һәм егәрлегенә тарифларны исәпләүгә һәм бәя хасил итү нигезләрендә күрсәтелгән хезмәт күрсәтүләргә түләү күләмнәрен исәпләүгә нигез булып тора) кертелмәячәк.

 

Хатка сылтама: “2014 елга җыелма фараз балансын формалаштыру өчен мәгълүмат тапшыру тәртибе һәм сроклары турында” 19.03.2013, №1-29/871 Дәүләт комитетының мәгълүмати хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International