Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Арча, Баулы һәм Алексеевск районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штабның атналык утырышы булды.
Киңәшмәдә «Татэнергосбыт» АҖ, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе (Росприроднадзор), Арча, Баулы һәм Алексеевск муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, «Гринта» ҖЧҖ һәм «УК ПЖКХ» ҖЧҖ каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.
«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты.
Арча, Баулы, Алексеевск муниципаль районнары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге районнар буенча мөрәҗәгатьләр килмәгән, барлык муниципаль районнар буенча да «Халык контроле» системасына каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсе буенча 56 мөрәҗәгать алынган, шуларның 33се хәл ителгән, 20се – эштә, өчсе буенча эшләр планлаштырылган. Хәзерге вакытта каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсе буенча иң күп мөрәҗәгатьләр Казан шәһәре буенча килгән. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Гринта» төбәк операторы барлык мөрәҗәгатьләрне дә вакытында эшкәртә, дип билгеләп үтте.
Арча, Баулы һәм Алексеевск муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты.
«Гринта» ҖЧҖ һәм «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ вәкилләре кулланучылар һәм муниципаль берәмлекләр буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүне колачлау вәзгыяте турында хисап тотты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова бюджет һәм коммерция оешмаларын колачлау буенча тикшерү үткәрергә кушты. «Барысы да чүп-чар өчен түләргә тиеш, коммерция һәм бюджет оешмалары да. Килешү булмагач, оешмалар әлеге хезмәт күрсәтүдән бушлай файдалана, шуңа күрә барлык коммерция оешмалары да әлеге хезмәт белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш», – диде Лилия Борисова.