Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, “Җылылык белән тәэмин итү турында” 27.07.2010 ел, №190-ФЗ Федераль закон нигезендә, чираттагы җайга салу чорына җылылык энергиясенә тарифларның чик күләмнәрен раслау максатыннан чыгып, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның (алга таба – оешмалар) урта сроклы чорга (өчтән биш елга кадәр) эшләнгән инвестицион программаларын раслау буенча тарифлар билгеләүгә кадәрге эш башкара.
Инвестицион программа оешма тарафыннан вәкаләтле орган (җирле үзидарә органы яки федераль башкарма хакимият органы) раслаган тиешле җирлекләрнең, шәһәр округларының җылылык белән тәэмин итү схемасы нигезендә эшләнә.
Инвестицион программа җирлекләрнең, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары белән мәҗбүри төстә килештерелергә тиеш.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның җирле үзидарә органы белән килештерелгән инвестицион программаларын карап тикшерү, кирәк булган очракларда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.09.2012 ел, №1728-р боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы, Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Экспертлар советы тарафыннан хәл ителә.
Инвестицион программада булырга тиеш:
1) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы раслаган инвестицион программаны эшләүгә техник задание;
2) инвестицион программаны, шул исәптән энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру чараларын күздә тотучы инвестицион проектларны тормышка ашыру чорына инвестицион проектлар исемлеге (№1-ИП ТС форма һәм №2-ИП-ТС форма);
3) һәр инвестицион проект буенча аңлатма язуы, шул исәптән аларны тормышка ашыру зарурилыгы нигезләүләреннән һәм максатларыннан, гамәлгә кертелә торган егәрлек, объектның урнашу урыны, егәрлекне гамәлгә кертү һәм гамәлдән чыгару срогы, инвестицион проектларны тормышка ашыруның тулы һәм калдык бәяләре, җиһазның энергетик нәтиҗәлелеге күрсәткечләреннән торучы аңлатма язуы;
4) икътисадый нәтиҗәлелек күрсәткечләренең исәпләмәсе (№1-ИП ТС форма): үзенә киткән чыгымнарны каплауның дисконт срогы;
чиста акча кереме күләме;
эффект күләме – натуралата һәм акчалата;
5) инвестицион проектларны тормышка ашыру графиклары, аларның атамасы, планда каралган эшләр башкару сроклары һәм күләмнәре (№2-ИП ТС формасына №2 кушымта);
6) инвестицион программа эшләренең төп этаплары бәясе (№5-ИП ТС форма);
7) инвестицион программаларны тормышка ашыруга финанс ихтыяҗларын раслаучы документлар (милекне модернизацияләү/реконструкцияләү күләмнәре, модернизацияләү/реконструкцияләү бәясе, исәпләмәләр – реконструкция бәясенең эреләндерелгән күрсәткечләре, объектның смета исәпләмәләре, прайс-листлар, подрядчылар белән төзелгән килешүләр);
8) инвестицион программаны тормышка ашыру чорына, еллар һәм кварталлар буенча, финанслау чыганакларын күрсәтеп, инвестицион проектларны финанслау планы (№3 ИП ТС форма), шул ук вакытта оешма инвестицион проектларны тормышка ашыруны (шул исәптән тоташтыруга түләүне) финанслауның мөмкин булган барлык чыганакларын исәпкә алу мәсьәләсен карарга тиеш;
9) финанслау чыганакларының гарантиялелеге нигезләүләре:
– займ средстволары хисабына тормышка ашырыла торган проектларны инвестицион программага кертү очрагында – займ килешүе яки кредитор-оешма белән ниятләнүләр турында килешү;
– барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлар средстволары хисабына тормышка ашырыла торган проектларны инвестицион программага кертү очрагында – дәүләт/муниципаль контракт.
10) инвестицион программаны тормышка ашыруның тариф нәтиҗәләре исәпләмәсе, җылылык энергиясен җитештерү һәм (яки) тапшыру белән бәйле чыгымнар калькуляциясен кертеп (№4-ИП ТС форма һәм №4-ИП ТС формага №3 кушымта);
11) энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру өлкәсендә урта сроклы чорга эшләнгән программа.
“Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәсен арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 23.11.2009 ел, №261-ФЗ Федераль закон нигезендә, оешмада 2010 елның 15 маеннан энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру буенча программа (энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру буенча, әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә тәэмин ителергә тиешле максатчан күрсәткечләрдән торган) (№6-ИП ТС) эшләргә тиеш.
Энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру буенча максатчан күрсәткечләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыклары белән расланган:
– җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен (катнаш булмаган рәвештә эшләп чыгару) – “2011–2013 елларга энергия белән тәэмин итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру өлкәсендәге программаларына таләпләр билгеләү һәм 08.09.2010 ел, №242э боерыгына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” 31.03.2011 ел, №80;
– җылылык челтәрләре оешмалары өчен – “2011–2013 елларга катнаш эшләп чыгару режимында җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру өлкәсендәге программаларына таләпләр билгеләү һәм 04.10.2010 ел, №270э боерыгына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” 31.03.2011 ел, №81.
Энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәсен арттыру программасына җылылык энергиясен җитештерүдә һәм аны челтәрләр аша тапшыруда ягулык-энергетика чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән чаралар кертелә. Чараларны тормышка ашыру срогы программаны тормышка ашыру срогына туры килергә тиеш.
12) алдагы елда инвестицион программаны үтәү турында хисап, аналитик язу һәм инвестицион проектларның фактта үтәлүен раслаучы документлар белән;
13) муниципаль берәмлекнең коммуналь инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерү программасы.
Җирле үзидарә органы белән килештерелгән инвестицион программаларны 2013 елның 2 апреленнән 2013 елның 9 апреленә кадәр тапшырырга кирәк (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 13.03.2013 ел, №55 карары).
Инвестицион программаның ике нөсхәсе Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына каты папкаларга брошюралап бирелергә тиеш (алга таба Россия Федераль тарифлар хезмәтенә җибәрү максатында) һәм анда тиешле материалларның бит саннарын күрсәтеп, программаларның һәм кушып бирелә торган документларның барлык бүлекләре һәм бүлекчәләре атмаларыннан торган эчтәлек белешмәлеге булырга тиеш. Инвестицион программаларның барлык битләренә саннар сугыла, оешма җитәкчесе яки вәкаләтле зат имзасы куела.
Нигезләү материалларының, мөрәҗәгать итүче теләгенә карап, төп нөсхәләре яки күчермәләре тапшырыла. Күчермәләрне тапшыру очрагында, алар оешма мөһере һәм җаваплы зат (вазыйфасын, фамилиясен һәм инициалларын, шулай ук раслау датасын күрсәтеп) имзасы белән расланылырга тиеш.
Моннан тыш инвестицион программаларны электрон рәвештә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына (түбәндәге адреслар буенча: Liliya.Giniyatullina@tatar.ru, Rail.Gayfullin@tatar.ru) тапшырырга кирәк.
Җылылык белән тәэмин итүче оешманың инвестицион программасының типовой формасы кушып бирелә.