Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 26 нчы утырышы булды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Штром рәислегендә Идарәнең 26 нчы утырышы булып узды.

Идарә утырышының көн тәртибенә газ транспортлау, җылылык энергиясе, эчәргә яраклы су һәм ташландык суларны агызуга тарифларга махсус өстәмә түләү күләмен билгеләү мәсьәләләре кертелгән иде. Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт теркәвенә алынганнан соң Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International