12 декабрьдә «Россия Федерациясе Конституциясен белү-белмәүгә карата россиякүләм тест» акциясе узачак

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Ел саен 12 декабрьдә «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте «Россия Федерациясе Конституциясен белү-белмәүгә карата россиякүләм тест» уздыра.

Акциянең максаты – Россия Федерациясе гражданнары өчен төп хокукый документ турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру. Тестны һәркем онлайн форматта үтә ала, моның өчен Интернетка керү мөмкинлеге булган теләсә нинди смарт җайланмалар туры киләчәк.

РФ Конституциясен белү-белмәүгә карата россиякүләм тест елдан-ел күбрәк катнашучылар һәм кураторларны җыя.

2019 елгы акциядә Россия Федерациясенең 85 субъектында, шулай ук Грециядә, Монголия, Гвинея, Нигериядә һәм башка илләрдә 2526 рәсми мәйданчыкта 282842 кеше катнашкан. Белем бирү оешмалары, рус телле җәмгыятьләр, иҗтимагый фикер лидерлары һәм мәнфәгатьле гражданнар арасында тест уздыру федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә блогерлар тарафыннан киң яктыртылды. Ел саен үткәрелә торган акцияне оештыручылар мәгълүматларына караганда, гражданнарның конституциячел хокуклары һәм бурычлары буенча белем дәрәҗәсе арта бара: 4 ел эчендә уртача балл мөмкин булган 20 балл арасында иң аз 6 баллдан 11 баллга кадәр күтәрелгән.

2020 елда РФ Конституциясен белү-белмәүгә карата россиякүләм тест 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ике форматта: акциянең рәсми мәйданчыкларында һәм онлайн форматта «Гражданин» платформасында ирекле электрон тест формасында узачак. Быел тест сорауларын формалаштыруда танылган экспертлар катнашкан, партнерлык программасына катнашучылар өчен кызыклы сюрпризлары булган югары уку йортлары кертелгән, Акцияне актерлар, сәясәтчеләр, журналистлар, юристлар, блогерлар һәм башка иҗтимагый фикер лидерлары да хуплап алган.

Мәйданчыкларны аккредитацияләү өчен 2020 елның 15 ноябреннән 8 декабренә кадәр www.гражданин.дети сайтында теркәлгән аңлатмаларга туры китереп, Акция мәйданчыгы кураторларының анкеталарын тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International