Дәүләт комитетында Югары Ослан, Апас, Бөгелмә, Чистай, Чирмешән, Лениногорск, Лаеш муниципаль районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы узды.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәткән өчен түләүләрне җыю турында «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле хәбәр итте, ул Апас, Әлки, Арча, Буа, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча түләүнең түбән булуын билгеләп үтте.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова түләүләр җыюның ни өчен түбән дәрәҗәдә булу сәбәбен ачыкларга кушты.

«Халык контроле» системасы аша Югары Ослан, Апас, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск, Лаеш муниципаль районнары буенча килгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкиле чыгыш ясады.  Ул хәбәр иткәнчә, Югары Ослан, Апас, Чирмешән районнарында бер атна эчендә заявкалар булмаган. Бөгелмә районында - 1 мөрәҗәгать, Чистай районында - 2 мөрәҗәгать, Лениногорскида - 3 мөрәҗәгать, барлык заявкалар үз вакытында кабул ителгән, «Гринта» операторы ягыннан вакытында чаралар күрелгән.

Лаеш районында 6 мөрәҗәгать килгән, ике мөрәҗәгать хәл ителгән, берсе буенча нигезле баш тарту бирелгән һәм үтәү сроклары бозылган.

Лаеш МБ «УК ПЖКХ» оешмасына ике көнлек срокта әлеге мөрәҗәгатьләрне үтәү һәм үтәмәү сәбәпләре буенча мәгълүматны Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына язма рәвештә тапшыру йөкләмәсе бирелде.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге сорауларга Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт идарәсе вәкиле җавап бирде

Югары Ослан, Апас, Бөгелмә, Чистай, Чирмешән, Лениногорск һәм Лаеш муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм полигоннарны лицензияләү өлкәсендәге эшчәнлек турындагы хисаплар белән чыгыш ясады.

 Кулланучылар һәм муниципаль берәмлекләр киселешендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүне колачлау буенча вәзгыять турында «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре чыгыш ясады.

Ахырдан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова утырышка нәтиҗә ясады: «Җитештерү программалары 1 декабрьгә кадәр булырга тиеш. Тарифлар 20 декабрьгә кадәр расланырга тиеш. 20 декабрьдә кабул ителгән тарифлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында урнаштырылырга тиеш. Шуңа күрә без, 1 гыйнвардан башлап тулы, нормаль, финанс елына керерлек булсын өчен, шул рәвешле вакыйгаларны ашыктырабыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International