3-10 декабрь көннәрендә онлайн режимында Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 3 декабреннән 10 декабренә кадәр халыкның хокукый белем дәрәҗәсен бәяләү максатында Дүртенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак. Диктантны оештыручылар: «О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты (МГЮА)» югары белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ярдәмендә «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы.

Диктантның төп бурычлары – төрле халык катламнарының үз хокукларын өйрәнүгә мотивациясен күтәрү, яшен һәм социаль структурасын исәпкә алып, Россия халкының хокукый белем дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Россия җәмгыятен халыкның хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсенә җәлеп итү, белем бирү программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү.

Яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралу шартларында диктант онлайн режимында юрдиктант.рф рәсми порталында уздырыла. 

Тулырак мәгълүмат:   https://xn--80ahmiqnrc4h.xn--p1ai/ 

Дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан хокук өлкәсендәге белемнәреңне тикшер!https://xn--80ahmiqnrc4h.xn--p1ai/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International