Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика

2020 елның 13 ноябре, җомга

12 ноябрьдә Казанда «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» II фәнни-гамәли конференциясе (алга таба – Конференция) үз эшен башлап җибәрде, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты аны оештыручы буларак катнаша.

Конференциядә тармакны үстерү практикасы һәм проблемалары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнардагы мөһим үзгәрешләрне күзәтү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокукый җайга салу проблемалары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә монополиягә каршы законнарны бозу һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

Тематик секцияләр кысаларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә фәнни һәм гамәли тикшеренүләр, калдыклар белән эш итү өлкәсендә куллану технологияләре һәм практика тәҗрибәсе, коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу, туплау нормативлары каралачак. Бу өлкәдә төбәкләр тәҗрибәсенә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

Секцияләрнең модераторлары булып Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре чыгыш ясаячак.

Конференция 2 көн дәвам итәчәк. Конференциянең беренче көнендә коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә фәнни-гамәли тикшеренүләр, хокукый җайга салу проблемалары һәм бу өлкәдә гамәлдәге законнарның планлаштырыла торган үзгәрешләре турында күбрәк сөйләсәләр, икенче көнне конференциядә катнашучылар төбәкләрнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге практик тәҗрибәсе турында фикер алышачак.

Докладларга презентацияләр биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International