12 мартта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2013 елның 12 марты, сишәмбе
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Водоканал-КП” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

2. “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖнең “Казанский” филиалы тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында. 

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы  утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International