2021 елга гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен үзгәртү индекслары турында

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 30 октябрендәге 2827-р номерлы боерыгында 2021 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан түләү күләмен үзгәртү индекслары расланган. Документ нигезендә, киләсе елның беренче яртыеллыгында Россия төбәкләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең артуы көтелми. Ә икенче яртыеллыкта коммуналь түләүләр күләме үзгәрәчәк, әмма билгеләнгән дәрәҗәдән югарырак түгел.

Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 1 июленнән гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 4,4% тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, индекс тиешле төбәк буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен җыелма түләвендә максималь рөхсәт ителгән өлешен билгели. Аның нигезендә Россия Федерациясе субъектының югары вазыйфаи заты муниципаль берәмлекләрдә коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртүнең максималь индексларын раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International