Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында  Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан флотка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

2. “Казаноргсинтез” ААҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

3. “ТеплоСервис” ҖЧҖ тарафыннан җылылык энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International