“Тариф кампаниясе 2014” дигән темага семинар-киңәшмә булды

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
 

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында видеоконференция режимында җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, ташландык суларны чистарту һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен семинар-киңәшмә үткәрелде.

Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы” ГУП, муниципаль районнарның башкарма комитетлары һәм җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашты.

“2014 елга җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны формалаштыруга карата якын килүләр турында” доклад белән ягулык-энергетика комплексында тарифларны җайга салу бүлеге начальнигы урынбасары Мартынова Елена Вадимовна чыгыш ясады.

2014 елга  су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны формалаштыруга карата якын килүләр турында  коммуналь комплекс оешмаларының тарифлары һәм бәяләре бүлеге Хәбибуллина Лариса Васильевна җиткерде.

“Су һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның производство, инвестицион программаларын формалаштыруга карата якын килүләр турында” доклад белән электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмалар субъектларының инвестицион программалары бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Гайфуллин Раил Әнвәр улы чыгыш ясады.

 “Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүләрне сатып алулар турында” 18.07.2011 ел, №223-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру хакында “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы” ГУПның дәүләт заказын теркәү хезмәте начальнигы Грицких Наталья Вадимовна сөйләде.

Семинар-киңәшмә материаллары “Белешмә-аналитик материаллар/Докладлар, тәкъдир итүләр, язмалар” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International