Зеленодол шәһәренең “Маяк” спорт комплексында ТР башкарма хакимияте органнары һәм ТР дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләрененең Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары булып узды. Ярышларда шулай ук Дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә катнашты. Командабыз составына 4 кеше (2 хатын-кыз һәм 2 ир-ат) керде, гүзәл затларыбыз – 1 километр, көчле затларыбыз 3 километр ераклыкка көч сынашты.
Физкультура-спорт Спартакиадасы ел саен дәүләт хезмәткәрләрен сәламәт тормыш рәвешенә һәм физик культура, спорт белән системалы төстә шөгыльләнүгә тарту максатында уздырыла.