Җайга салынулы оешмаларга!

2013 елның 4 марты, дүшәмбе
 

2013 елның 6 мартында 10.00 сәгатьтә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, ташландык суларны чистарту һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәләрендә хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен видеоконференция режимында “Тариф кампаниясе 2014” дигән темага семинар-киңәшмә уздырыла.

Семинар-киңәшмәнең көн тәртибенә түбәндәге темалар буенча докладлар кертелгән:

– 2014 елга җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны формалаштыруга карата якын килүләр;

– 2014 елга  су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны формалаштыруга карата якын килүләр;

– су һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның производство, инвестицион программаларын формалаштыруга карата якын килүләр;

– “Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүләрне сатып алулар турында” 18.07.2011 ел, №223-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру турында.

Семинарда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы” ГУП, Татарстан Республикасының җайга салынулы оешмалары  вәкилләре катнаша.

Видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмәдә үз муниципаль районыгызның Башкарма комитеты бинасында  катнаша аласыз.

Оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тариф чишелешләрен кабул итүне оештыру, контрольдә тоту һәм теркәү бүлегенә 221-82-56, 221-82-91, 221-82-90 телефоннары аша шалтыратып белешә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International