Татарстанлылар цифрлы икътисад компетенцияләре буенча түләүсез укулар уза ала

2020 елның 16 октябре, җомга

     2020 елның 15 октябреннән 30 октябренә кадәр Россия Федерациясе гражданнары шәхси санлы сертификатка гариза бирә ала. Моның өчен  цифровойсертификат.рф сайтында теркәлергә һәм теркәлү формасын тутырырга кирәк. Аннан соң паспорт һәм диплом күчермәсе белән белешмәләр расларга, онлайн-диагностика узарга һәм каталогтан программа сайларга кирәк. Гражданнар өчен 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр һәм урта һөнәри яки югары белемгә ия булу катнашу шарты булып тора. 
        2020 елның 1 ноябреннән 25 ноябренә кадәр шәхси санлы сертификат алучылар өчен укулар узачак. Быел проект кысаларында укыту тулысынча дистанцион булачак, ә программаның озынлыгы 72 сәгатькә кадәр артачак. Курслар башлангыч, база һәм алгарышлы әзерлек дәрәҗәсе булган кулланучылар өчен билгеләнгән. 
      Укулар тулысынча дистанцион форматта уза, аның нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар квалификация күтәрү турында рәсми таныклык алачак. Шәхси санлы сертификатлар ярдәмендә Россия халкы ясалма интеллект, программалаштыру һәм ИТ-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, киберкуркынычсызлык һәм мәгълүмат саклау, цифрлы маркетинг, цифрлы дизайн һ.б. кебек 22 үтәли юнәлешләрнең берсе буенча түләүсез нигездә өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин. 
       Шәхси санлы сертификат системасында катнашу өчен гариза бирү мәсьәләләре буенча 8 800 600 35 15 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International