Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең структур подразделениесе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы җибәрә торган кайнар су белән тәэмин итүнең (җылылык белән тәэмин итү) ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
2. “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру (егәрлекне арттыру) өчен түләүне билгеләү турында.
3. “Торак инвестицион компаниясе-НК” ҖЧҖ (Түбән Кама ш. 46 нчы микрорайонында “Западный” коттеджлар бистәсе) энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне билгеләү турында.
4. Татарстан Республикасы һәм аның составына керүче муниципаль берәмлекләр өчен халыкны техник карау пунктлары белән минималь тәэмин итү нормативларын раслау турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.