ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында шахмат ярышларында катнашты. Ярышлар 10-11 октябрь көннәрендә Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узды. Турнирда республика дәүләт хакимияте органнарыннан 20 команда (40 хатын-кыз һәм 40 ир-ат) катнашты.
Дәүләт комитетыннан Спартакиадада рәис ярдәмчесе Карина Шәвәлиева, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева, мәгълүмати-техник хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы белгече Игорь Сурков һәм җыелма-аналитик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Олег Гәрәев катнашты.
Дәүләт комитеты командасы спартакиадада 10 нчы урынны алды.
Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде:
1. хатын-кызлар арасында – Нәфисә Белалеева 15 урында, Карина Шәвәлиева 17 урында;
2. ир-атлар арасында – Игорь Сурков 24 урында, Олег Гәрәев 27 урында.