Россия Федерациясе Президентының гражданнарның түләүләре үсешен чикләү буенча поручениесе вакытында үтәләчәк

2013 елның 1 марты, җомга
 

Федераль тарифлар хезмәте шуны хәбәр итә: Россия Федерациясе Президентының гражданнарның түләүләре үсешен чикләү буенча поручениесе вакытында үтәләчәк.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе С.Г.Новиковның Федераль тарифлар хезмәте (ФТХ) Иҗтимагый советының 2013 елда дәүләти җайга салу органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шул исәптән Россия Федерациясе Президентының гражданнарның түләүләре үсешен чикләү буенча поручениесенә бәйле мәсьәләләргә кагылышлы эшчәнлеген тикшерүгә багышланган утырышта ясаган чыгышы дөрес аңлатылып үтелмәүгә бәйле рәвештә, Россия ФТХ түбәндәгеләрне хәбәр итүне кирәк дип саный.

Россия Федерациясе Президенты поручениесе гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен  түләүләре үсешен чикләү буенча бирелде.

Һәрбер коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләү күләме ресурслар белән тәэмин итүче оешма өчен тарифтан һәм исәпләгечләр ярдәмендә билгеләнелә торган әлеге хезмәт күрсәтүне куллану күләмнәреннән (исәпләгечләр булмаганда, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнелә торган коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормативларыннан чыгып) тора.

Шул ук вакытта тариф дәүләт ягыннан катгый контрольлектә тора, ә табигый монополияләр хезмәтләре күрсәтү тарифларының үсеш темплары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Россия Федерациясе Президенты тукталып үткән гражданнарның түләүләренең җыелма үсешенең төп сәбәпләре булып тариф чишелешләре түгел, ә коммуналь хезмәтләр күрсәтүләрне куллану нормативларының үзгәрүе, шулай ук йортның гомуми ихтыяҗларына куллану нормативларын кертү тора.

Моннан тыш төбәкләр тарафыннан 2013 елга карарлар кабул итү коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләве үсешен чикләү буенча закон нигезендә билгеләнгән вәкаләтләре булмау шартларында (26.12.2005 ел, №184-ФЗ федераль закон 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көчен югалтты) хәл ителде.

Шул ук вакытта Россия ФТХ элегрәк гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүләре үсешен чикләү буенча гамәлдәге механизмны саклап калуны тәкъдим иткән иде.

2013 елга тарифларның барлык төбәкләрдә дә инде 2012 елның азагында ук расланылуыннан чыгып, гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләвен үзгәртүнең чик күләме турында карар кабул ителгәннән соң йә тарифлар яңадан каралырга, йә нормативлар үзгәртелергә, йә түләүләрне исәпләп чыгару схемасы үзгәртелергә, яисә гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү чыгымнары белән бәйле рәвештә бүлеп бирелә торган субидияләр күләме үзгәртелергә мөмкин.

Хәзер Федераль тарифлар хезмәте Россия Федерациясе Президенты поручениесен тормышка ашыру өчен кирәкле норматив база әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International