Дәүләт комитеты хезмәткәре Казан марафоны 2020 чарасында катнашты

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

    10 һәм 11 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында республиканың төп йөгереш чарасы – Ак Барс Банк Казан Марафон 2020 узды. Әлеге чарада бөтен Россиядән 11 000 һәвәскәр йөгерешче катнашты. 
     11 октябрьдә катнашучылар 3, 10, 21.1 һәм 42.2 километр дистанцияләрдә йөгерде.   Иң озын дистанцияне 3 сәгать 22 минут эчендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендә санлы технологияләр бүлеге башлыгы Илдар Суфияров узды.  
       Илдар өчен бу 4 нче рәсми марафон, анда ул 23-29 яшьлек ир-атлар категориясендә 27нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International