Татарстанны хупла: туризм-рекреация кластерлары буенча икенче гавами тавыш бирү башланды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

       Россиядә туризм-рекреация кластерлары оештыру буенча Бөтенроссия конкурсы бара. Конкурс «Экология» илкүләм проектын һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен Россиянең 68 төбәгеннән 115 проект тәкъдим ителгән.
         Татарстан берьюлы 5 проект тәкъдим итте: «Түбән Кама», «Балык Бистәсе», «Идел-Кама», «Биектау», «Кама Тамагы».
          2020 елның июлендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының ике проекты («Биектау» ТРК һәм «Кама Тамагы» ТРК) Россиянең иң яхшы топ-36 проекты исемлегенә эләккән. 
          2020 елның 30 сентябрендә конкурс финалистларын сайлау буенча икенче гавами тавыш бирү башланды. 
        Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче территория федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарыннан ярдәм алачак.
         Татарстан проектлары өчен 2020 елның 9 октябренә кадәр конкурс сайтының «География» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин: 
          1. Конкурсның priroda.life сайтына керергә. 
          2.«География» бүлеген сайларга.   
          3. Почта яки социаль челтәрләр аша авторлашырга.  
          4. Картада Татарстанны сайлап, «Биектау» ТРК һәм «Кама Тамагы» ТРК проектларына йөрәк тамгалары куярга. 
           Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 16 октябрендә игълан ителәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International