Халыкара өлкәннәр көне белән!

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

   Хөрмәтле татарстанлылар, ветераннар һәм пенсионерлар!  Халыкара өлкәннәр көне белән котлау сүзләрен кабул итегез!

     Бу көнне без Сезгә иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең зирәклегегез, белемегез, тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгез бәһасез. Яшьләргә белем биреп, сез бүген дә республикабыз үсешенә зур өлеш кертәсез.

     Сезгә чын күңелдән озак елларга ныклы сәламәтлек, рухи тигезлек телибез, яшәү яме бетмәсен, күңел көрлеге сүнмәсен!

    Хөрмәт белән, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International