Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертү мәсьәләләрен карау буенча эшче штаб утырышы узды.
Киңәшмәдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар вәкилләре катнашты.
«Гринта» ҖЧҖ һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча кулланучылар арасында мәгълүмат җиткерү-аңлату эшләре үткәрү һәм контейнерлар, бункерлар сатып алу буенча хисап тотты.
Штаб утырышында шулай ук Питрәч, Минзәлә һәм Тукай районнары вәкилләренең дә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында таңланды, «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләр өчен түләүләрне җыю турында сөйләде.
Геологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Л.З.Борханов 2020 елның 7 аенда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә штраф санкцияләре турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең дәүләт экология экспертизасы һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге төбәкара бүлеге башлыгы Е.Е. Попова Лениногорск, Зеленодольск, Балык Бистәсе, Питрәч, Минзәлә, Тукай муниципаль районнарының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләре турында сөйләде.