23 февраль – гүзәл затларыбызның көчле җенес вәкилләрен котлаулар, рәхмәт сүзләре белән күмгән көн бу. Илебездә Ватанны саклаучылар көне – чын ирләр бәйрәме ел саен тантаналы, лаеклы төстә билгеләп үтелә.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм Россиядә яшәүче барча ир затын Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлый һәм аларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек тели! Якыннарыгыз һәм туганнарыгызны, Ватанны ярату-сөю, аларга тугрылык хисләре күңелегездә бервакытта да сүнмәсен-сүрелмәсен!