2020 елның 22 сентябрендә Россия МКФХ Укыту-методика үзәгендә нефть-газ өлкәсендә биржа сәүдәсе перспективалары турында конференция узды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

     Чарада статс-секретарь – Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев катнашты. 
       Биржа сәүдәсенең үсеше һәм перспективалары; биржа сәүдәләрендә газны коммерция балансировкасы; хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенә монополиягә каршы комплексны кертү; нефть-газ геологиясендә заманча тенденцияләр турында фикер алыштылар. 
     Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасының газ һәм электр энергиясе базары буенча идарәче директоры Сергей Трофименко, «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе киңәшчесе Вадим Соловьев, «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев , Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев, Казан (Идел буе) федераль университетының кафедра мөдире Михаил Варфоломеев докладлар белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International