Монополиягә каршы законнар бозылуны кисәтү һәм иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен гамәлгә кертү максатларында Монополиягә каршы федераль хезмәт, инициативалы чараны үтәү кысаларында, 2014 елдан башлап Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан көндәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән актларны кабул итү һәм гамәлләрне башкарудагы иң яхшы тәҗрибәләрен һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан көндәшлеккә каршы характердагы актларны кабул итү һәм гамәлләрне башкару тәҗрибәләрен (алга таба – көндәшлек буенча һәм көндәшлеккә каршы төбәк тәҗрибәләренең «ак һәм кара китаплары») гомумиләштерү эшен алып бара.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, өч еллык чор (2017-2019 еллар) мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы ел саен конкурентлы төбәк тәҗрибәләренең «ак китаплары»нда тәкъдим ителә.
Көндәшлек буенча һәм көндәшлеккә каршы төбәк тәҗрибәләренең «ак һәм кара китаплары» Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган, тулырак итеп әлеге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин https://fas.gov.ru/pages/vazhnaya-informacziya/otkryitoe-vedomstvo/belaya-i-chernaya-knigi.html