Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны чыгару өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларның инвестиция һәм җитештерү программалары турында» 2013 елның 29 июлендәге 641 номерлы карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге эшчәнлек программалары үтәлешен тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районының «ЗВКС» АҖ һәм «Октябрь инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ предприятиеләренә барып кайттылар.
Оешма вәкилләре белән берлектә чистарту корылмалары һәм су алу җайланмалары, исәпкә алу приборлары карап чыгылды, шулай ук оешмалар тарафыннан капиталь ремонт чаралары үтәлешенә тикшерү уздырылды.