12 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә «TIMERMAN» спорт чаралары сериясе кысаларында йөгерү буенча ярыммарафон узды. Ярышта 263 кеше катнашты.
Иң озын – 21,1 км аралыкны 1 сәгать 31 минут эчендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендә санлы технологияләр бүлеге башлыгы Илдар Суфияров узды.
Илдар Суфияров өчен бу 17нче рәсми ярыммарафон, анда ул 23-29 яшьлек ир-атлар категориясендә 11нче урынны алды.