Кызыл армияченең җиңү юлы: Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең хәрби тарихлары

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

    ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турындагы хикәятләрне дәвам итәбез. Бүген финанс-исәпкә алу, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы – баш хисапчы Светлана Мизхәт кызы Исмәгыйлеваның әтисе турында сүз барыр.

    Садыйков Мидхәт Миңнегали улы 1921 елның 25 сентябрендә Азнакай районының Мәсгут авылында туган.  1942 елның февралендә 20 яшендә фронтка алына. Кызыл армияче Садыйковның хәрби юлы Германиядә тәмамлана. 
     Мидхәт Миңнегали улы «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел» медальләре белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International