Сарман, Спас һәм Теләче районнарында коммуналь өлкә объектларына карата концессия килешүе төзүгә бәйле киңәшмә

2020 елның 4 сентябре, җомга

     Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында республиканың Сарман, Спас һәм Теләче муниципаль районнары җылылык һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу объектларына карата концессия килешүе төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.  Киңәшмәне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде. 
        2020 елның 31 августына Сарман районы Дәүләт комитетына «юл картасы»н үтәү турында хисап тапшырмаган. Киңәшмәдә документларны рәсмиләштерү буенча методик ярдәм күрсәтү өчен Башкарма комитет вәкилләре белән өстәмә очрашу үткәрү турында карар кабул ителде.
       Спас районы Башкарма комитетының Аграмак, Кызыл Бистәсе, Өчкүл авыл җирлекләре буенча хисабы нигезендә концессия килешүләре төзү хокукына конкурс документлары турындагы гаризалар Дәүләт комитетына кабат, килештерү өчен җибәрелде. Чәчәкле авыл җирлеге буенча документация яңадан эшләп бетерү өчен кире кайтарылды. Болгар шәһәре буенча җылылык белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре буенча документация эшләп бетерү өчен кире кайтарылды. Калган авыл җирлекләре буенча хуҗасыз су белән тәэмин итү объектларын милек итеп рәсмиләштерү эше алып барыла.  Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын концессия килешүләре буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга 2022 елның декабренә кадәр тулысынча тапшырырга планлаштырыла. 
       Теләче районы Башкарма комитеты хисабы нигезендә, конкурс документларын әзерләү өчен, профильле оешма белән хезмәт күрсәтү турында килешү төзелгән, ләкин бу хезмәт күрсәтелмәгән. Хәзер башка оешма белән сөйләшүләр алып барыла. Су белән тәэмин итү объектларын концессия килешүләре буенча 2021 елның 1 кварталында ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга тапшыру планлаштырыла. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International