Зеленодольск, Лаеш һәм Мамадыш районнарында коммуналь өлкә объектларына карата концессия килешүе төзүгә бәйле киңәшмә

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

     Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында республиканың Зеленодольск, Лаеш һәм Мамадыш муниципаль районнары җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына карата концессия килешүе төзүгә бәйле эшлекле киңәшмә узды. 
      Башкарма комитет вәкилләре концессия килешүләре төзү буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Мисал өчен, Мамадыш районында 90 су манарасының 76сы исәпкә куелган һәм авыл җирлекләре милкендә тора. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре дә шулай ук 100% дәрәҗәсендә авыл җирлекләренә беркетелгән. Ел ахырына калган объектлар белән дә мәсьәләләрне хәл итү планлаштырыла. 
       Лаеш районында шулай ук милекне теркәү һәм килешүләр төзү өчен документлар рәсмиләштерү процессы бара.
       ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Зеленодольск районына, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итүне гарантияле төстә тәэмин итүче статусы биреп, барлык ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга ревизия ясарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International