Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында республиканың Арча, Әлмәт һәм Кайбыч муниципаль районнарының коммуналь инфраструктура объектларына карата концессия килешүе төзү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.