Гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында киңәшмә узды

2020 елның 28 августы, җомга

        Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Гражданнарга өстәмә социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү тәртибен раслау турында»гы карары проектын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТР Дәүләт идарәсен  цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «ТР Цифрлы трансформация үзәге» ДКУ вәкилләре катнашты. 
       Киңәшмәдә Татарстан Республикасында яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын арттырган очракта өстәмә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International