ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Экспертлар советы утырышы булды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

      Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестиция программаларын карап тикшерү буенча Экспертлар советы утырышы узды. Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

       Киңәшмәдә «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖнең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 2021 елга инвестиция программасы проекты турында фикер алыштылар.   Экспертлар советы әгъзалары кайбер искәрмәләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International