Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча штаб утырышы булды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

      Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.  Киңәшмәдә «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе, Муниципаль берәмлекләр советы, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Әгерҗе, Әлки һәм Кайбыч муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.

        «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хәбәр итте. Төбәк операторлары халык арасында үткәрелә торган мәгълүмати-аңлату эшләре турында хисап тотты.

       ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова төбәк операторларына аңлату эшләрен дәвам итәргә тәкъдим итте.

      «Хәзер июль ае өчен счет-фактуралар формалаштырылган. 1 июльдән башлап тарифлар артты, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен дә.  Счетларны җибәргән вакытта күп кенә сораулар җиткерелә. Хәзердән үк аңлатырга кирәк», - диде Лилия Петровна.  

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова төбәк операторлары игътибарын күрсәтелгән хезмәт өчен түләү хисаплаганда хаталар җибәрмәүгә юнәлтте.

     «Кичә массакүләм мәгълүмат чараларында «Осиново» бистәсендә яшәүчеләр алган счетлар турында мәгълүмат булды. Исәпләүләр билгеләнгән тарифлар нигезендә дөрес башкарылырга тиеш. «ПЖКХ» һәм «Татэнергосбыт» идарә компанияләреннән әлеге мәсьәләне хәл итүләрен сорыйм», - диде Лилия Борисова. 

       Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләр турында хисап тотты.  Кайбыч районында гына районның барлык предприятиеләре белән килешүләр төзелгән. Лилия Борисова Әгерҗе һәм Әлки районнары башкарма комитетларына хезмәттәшләре тәҗрибәсен өйрәнергә һәм төбәк операторлары белән районнарның барлык юридик затлары белән килешүләр төзүдә ярдәм итәргә кушты.

       Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе хисабында «ЕРЦ- «Татэнергосбыт» ҖЧҖ түләүчеләр реестрында 5000гә якын кеше булмавы ачыкланды. Лилия Борисова район башкарма комитетына халык саны турындагы мәгълүматларны төгәлләштерергә, ә төбәк операторына халык белән төзелгән килешүләр буенча мәгълүматларны чагыштырып карарга кушты.

       «Әгәр 5000 кеше күрсәтелгән хезмәтләргә түләүләрне «Татэнергосбыт» аша түгел, ә башка ысул белән түли икән, димәк, алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташламалар алмый.  Штабның киләсе утырышына реаль хәл турында мәгълүмат бирегез», – диде Лилия Борисова. 

       ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вәкиле хәбәр иткәнчә, Вәкаләтле вәкил аппаратына юридик затлардан мөрәҗәгатьләр килә. Төп проблема – үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшләмәгән айларга ясалган исәп-хисаплар. Санитар-эпидемиологик хәл аркасында хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре ябылды, чүп-чар юк иде, әмма аны чыгару өчен норматив буенча түләргә туры килә. Төбәк операторлары яңадан исәп-хисап ясаудан баш тарта.

      «ГРИНТА» ҖЧҖ вәкиле, каты коммуналь калдыкларны график буенча гына чыгардык, дип җавап бирде. «ПЖКХ» ИК» вәкиле мондый проблема булуын раслады. Юридик затлар яңадан исәп-хисап ясауны таләп итә, ләкин чикләү чорында чүп кимемәгән. Торак йортлардагы күләмнәр арткан. Өстәвенә, бер генә предприятие дә билгеле бер чорда эшчәнлек алып барылмавы дип раслый алмый.  

     ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Диана Краснова билгеләп үткәнчә, норматив хокукый актларда түләү хисаплауның нәкъ менә шундый тәртибе күрсәтелгән.  Россия Федерациясе субъектларының үз норматив актларын кабул итү вәкаләтләре юк, шуңа күрә республика хакимияте органнары түләү хисаплау тәртибен үзгәртү буенча федераль үзәккә тәкъдимнәр җибәргән: кулланучылар белән исәп-хисап ясаганда бары тик объекттан чыгарылган каты коммуналь калдык күләмен генә исәпкә алырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International